Өстәвенә, Дәүләт алкоголь инспекциясенең җирле бүлеге белгеч-эксперты Елена Галиева хәбәр иткәнчә, спиртлы продукцияне исәп-хисап системасына куюны раслау срогы аны алган вакыттан алып шәһәрләрдә һәм авылларда – 3 эш көне, авыл җирлекләрендә 7 эш көне тәшкил итә. Әгәр бу ел башланганнан бирле бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасында әйләнеш кенә теркәлсә, 1 июльдән исә сату күләмнәре дә теркәлергә тиеш булачак.
Программа белән тәэмин ителешкә тоташмау законны турыдан-туры бозу булып саналачак. Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасын тоташтыру срокларын үтәмәгән очракта юридик затларга – 150 мең сумнан алып 200 мең сумга кадәр, компания җитәкчеләренә 15 мең сумга кадәр штраф салырга мөмкин булачак.