Ишегалдын, парк, сквер, район, шәһәр, республиканы генераль җыештыруда катнаш һәм күрсәтелгән хэштег белән үз фотоңны, гаиләңнең һәм дусларыңның фотоларын куй. Акциянең иң актив һәм креатив катнашучылары җиңүчеләр булачаклар. Төп приз – iPad Air. Ул 2016 елның 23 апрелендә Казан шәһәрендә шәһәр шимбә өмәсенең үзәк мәйданында тапшырылачак.
Конкурс шартлары гади:
1. Аккаунт-оештыручы подписчигы булырга яки язылырга.
2. Әлеге биттә репост-хәбәр ясарга.
3.Үзеңдә #ЭКОВЕСНА2016 хэштегы белән конкурс фотографияңне урнаштырырга.
4. Аккаунт-оештыручы фотосы астында @MINISTERSTVO_ECOLOGIIRT ны искә алырга.
5. Катнашучыларның профильләре ачык булырга тиеш.
Министрлыкның матбугат хезмәте