Ярыш нигезләмәсе буенча уеннар команда зачетында узарга һәм катнашучыларның барысы да бер мәктәптән генә булырга тиеш иделәр.
Ярышларга катнашучылар Россиянең 10 төбәгеннән килде. Әлеге ярышларда Татарстан Республикасын 3 нче Алексеевск урта мәктәбе командасы яклады.
Кече төркемчәдә бадминтончыларыбыз Сөнгатуллин Айтуган, Мирзагалиев Айназ, Вәлиуллина Илсина һәм Парамонова Ангелина Мәскәүдән килгән көндәшләрен – 3:2, Саратов һәм Саратов өлкәсе командаларын 5:0 белән җиңеп, ярышларның ярым финалына чыктылар.
Ә ярым финалда Ставрополь крае командасын 5:0 исәбе белән отып, финалда Ленинград өлкәсе командасын җиңеп чыгып, беренче гомумкоманда урынын алдылар.
Өлкән төркемчәдә Хәйретдинов Илсаф, Ещев Дмитрий, Хаматвәлиева Динара һәм Дермеева Екатерина Саратов һәм Саратов өлкәсе командаларын җиңеп, Смоленск өлкәсе командасына җиңелеп, шулай ук ярышларның ярым финалына чыктылар һәм Удмуртия белән Әстерхан өлкәсе командасын җиңеп, өченче урынны алдылар.
Ярыш нәтиҗәләре буенча 3 нче Алексеевск урта мәктәбе бадминтон буенча Россиянең иң яхшы мәктәбе булып тора. Мәктәп директоры О.Ю. Фоминны һәм ярышларда барлык катнашучыларны шушы казанышлары белән котлыйбыз!
Тренер-укытучы Вәлиуллин В.З.