Районда санитар-эпидемиологик икеайлык башланды.

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Икеайлык кысаларында эшләр 1 апрельдә башланды.

– Аның башлангыч этабында, – ди Алексеевск шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Харитонов, – предприятиеләргә, оешмаларга, учреждениеләргә, шәхси эшмәкәрләргә беркетелгән территорияләрне, һәртөрле чүп-чардан чистартып, тәртипкә китерергә кирәк. Шәхси һәм күп фатирлы өйләр янындагы җирләрне дә чүптән чистарта башларга вакыт.

Тулаем алганда, чистарту икеайлыгы берничә этапта узачак. Тәртип урнаштыру белән беррәттән агач ябалдашларын, шулай ук искергән, кешеләр сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч тудырып  торучы агачларны кисү эшләре алып барыла.  Киселгән агачлар урынына яшь агачлар һәм куаклыклар утыртылачак. Юллар кипкәч, Казаков урамында урнашкан иске зиратны чүп-чардан һәм артык үсемлекләрдән чистарту эшләре дә дәвам иттереләчәк. Әлегә юлсызлык аркасында техника зират янына килә алмый. Сүз уңаеннан әйткәндә, якын арада – бу хакта халыкка өстәмә рәвештә игълан ителәчәк – ике зиратта да гомумхалык шимбә өмәләре үткәрүне оештырырга ниятләп торабыз.

 Бистәбезне күркәмләндерү максатында шулай ук юлларның чокыр-чакырларын тигезләү, юл билгеләре ясау һәм район үзәгенең беренче мәктәбе янында һава электр тапшыру линияләре терәкләрен кую да планлаштырыла. Каты көнкүреш калдыкларын җыю баклары куелган мәйданчыклар да читтә калмаячак, аларны да пычрактан чистартырга кирәк булачак. Аларны чиста һәм  тәртиптә тоту – бу, барыннан да элек, алардан файдаланучыларның эше. Шуңа күрә алексеевскилыларга калдыкларны түкми-чәчми салуларын сорап мөрәҗәгать итәм.

 Шушы язгы кампаниядә агачларны, шул ук электр тапшыру баганаларын, юл хәрәкәте билгеләре куелган баганаларны агартырга, күперләрне һәм күперчекләрне, декоратив киртәләрне дә буярга кирәк булачак.

– Чиста-пөхтә авыл, шәһәр урамнарыннан узу, иркен кырларга һәм урманнарга карау күңелгә рәхәтлек бирә, – ди Алексеевск кешесе Мария. – Саф һавага чыккач, анда-монда, бигрәк тә контейнер мәйданчыклары янында ауналып ятучы ашамлык пакетлары, буш шешәләр күрү бик кызганыч. Бу уңайдан  бөек акыл ияләренең берсе: “Җир планетабыз чистарак булсын, дисәң, үз фатирыңда, аннары үз ишегалдыңда һәм үз урамыңда тәртип урнаштыр”, – дигән.

 Игътибар

Быел санкцияләнмәгән чүплекләр турында кешеләр турыдан-туры  Павёлкин урамының 18 нче йортында урнашкан шәһәр җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итеп  яки башкарма комитетның 2-45-65, 2-45-59 телефоннары буенча хәбәр итәргә тиешләр. Санитар-эпидемиологик таләпләрне бозу очракларын раслап, тәртип бозучылар төшерелгән фоторәсемнәрне китерергә кирәк булачак. Бу аларны административ җаваплылыкка тарту өчен кирәк. Мондый хәбәр өчен башкарма комитет акчалата бүләкләүне күздә тота.

 Сүз уңаеннан әйткәндә, игътибарны авыл хуҗалыгы җирләренә бирү дә зарур, алар да чүп-чардан чистартылган булырга тиешләр. Һәртөрле көнкүреш калдыкларын җыю һәм чыгарып түгүне оештыру, Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенең җир күзәтчелеге бүлеге начальнигы Илдар Вәлиев хәбәр иткәнчә, җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә керә. Җирләр чүпләнсә, шуның нәтиҗәсендә туфракның уңдырышлы катламы тыгызланса, аның һава һәм су үткәрүчәнлеге бозылса,  җиргә китерелгән зыян, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә  тискәре тәэсир  өчен бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга – 20 мең сумнан алып 50 мең сумга кадәр, хезмәт урынындагы кешеләргә – 50 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр штраф салына.

Авыл хуҗалыгы җирләрен пычрату очраклары турында язма рәвештә 420059, Казан шәһәре, Оренбург тракты, 20А йортта  урнашкан Татарстан Республикасы буенча Россельхознадзор идарәсенә хәбәр итәргә яки 8(843) 570-27-65 телефон/факсына шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International