4 нче сыйныф укучысы әкият иҗат итеп, китап бастырып чыгарды

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

Екатерина район үзәгенең икенче мәктәбендә күптән түгел “2016 елда башлангыч сыйныфларны тәмамлаучы моделе” конкурсында тәкъдир иткән “Яңа ел төнендә могҗизалар” исемле әкияти вакыйга  Катя исемле кыз һәм аның әбисе Аняның кар балаларны бәйләргә ниятләүләреннән башланып китә. Кар  малайга (аны Снежок дип атадылар) алар – зәңгәр кием, ә Снежинка исемле Кар кызына алсу кием кидерәләр. Әкиятнең төп геройларына әйләнгән кардан ясалган шушы балалар бик матур, өстәвенә шаян-шук булып чыгалар. Яңа ел төнендәге кебек, ул җитәр алдыннан алар җанланып китәләр. Бик хәрәкәтчән һәм күпне белергә теләүчән малай белән кыз бүлмәдә генә кала алмыйча,  урамга йөгереп чыгалар. Анда аларны усал Кар бураны көтеп тора. Кар бураны бөтен кешегә бик күп күңелсезлекләр алып килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International