Мисалга, сайлау хокукларының төп гарантияләре турындагы Законда, күп мандатлы сайлау округлары схемасында округтагы мандатлар санын күрсәтергә кирәк, дип билгеләнгән.
Шунысына төгәллек кертелде: гражданин кирәкле документларын округ сайлау комиссиясенә тапшырганнан соң сайлау берләшмәсе исемлегендә бер мандатлы (күп мандатлы) сайлау округлары буенча күрсәтелгән кандидат статусы ала.
Үзәк сайлау комиссиясе рәсми басма гына түгел, ә бәлки челтәрле басма да, ә Үзәк сайлау комиссиясе һәм төбәкләрнең сайлау комиссияләре сайтлары Үзәк сайлау комиссиясе карары белән булдырыла торган бердәм порталда урнаштырыла.
Барлык төрдәге массакүләм мәгълүмат чаралары өчен бердәм агитация чоры билгеләнде, ул тавыш бирү датасына 28 көн калганда башланып, җирле вакыт белән тавыш бирергә бер көн калгач төнге 12 дә тәмамлана.
Төзәтмәләр рәсми рәвештә басылып чыккан көннән көченә керә.
Татарстан Республикасы Алексеевск районы прокуроры ярдәмчесе
Галимова Г.М.