Су басу кемдер өчен – көенеч, ә кемдер өчен – сөенеч

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев җитәкчелегендә эшли торган  ташкынга каршы комиссия әгъзаларының, коммуналь хезмәтләр һәм МЧС  хезмәткәрләренең ял көннәре кызу булды.

Якшәмбе көнне Г. Боровиков һәм Көньяк урамнарында хәл бик нык  начарайды, анда егермедән артык торак өй су басу куркынычы астында калды.

Быел кырлардан кар сулары юл буйлап агып китте, һәм су үткәрү системасы аларны агызып өлгерә алмады.

Монда эшләр кичке караңгыга кадәр барды: сәгать 9 га коммуналчылар суның бер өлешен Лев Толстой урамына агызып җибәрделәр, шуның белән өйләрне су басмый калды.

Хәзер хәл нормальләште. Көньяк урамыннан Бутлеров урамына чыгучы су астында калган күпер генә уңайсызлык тудыра.

Алисә белән Эльвина (рәсемдә) өчен мәктәптән кайту бер газапка әйләнә: алар су аша алып чыксыннар өчен өлкән туганнарын чакыралар.

 Александр Харитонов сүзләренә караганда, якын арада кешеләр бер тоткарлыксыз йөри алсыннар өчен киртәләр куелачак.

Тулаем алганда, су басу белән килеп туган хәл контрольдә тотыла: кешеләр һәм техника әзер, ә кар суларының төп агымы 1,5 км озынлыктагы Ахтырка елгасының чистартылган үзәне буйлап ага. Яр буе зонасында хәл киеренке кала, анда барлык өйләрнең дә диярлек базларына һәм подвалларына су төшкән. Кискен хәл килеп туган һәм су басу куркынычы булган урыннарда МЧС хезмәткәрләре эшли.
Алар Ленин урамындагы 2А  һәм Сидоров урамындагы өйләрдән кебек, суны суыртып алалар. Ул өйләрдә су торак корылмаларга якын ук килгән, һәм кешеләр ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә булганнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International