Алкогольгә каршы эш

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Очрашу барышында бу елның тулы булмаган өч аенда гына да Татарстанда 187 алкогольдән агулану очраклары булды, өстәвенә шуларның 563 е үлем белән төгәлләнде, дипәйтеп үтелде. Һәр атнада да диярлек әлеге сводкада балигь булмаган балалар катнаша. Менә моңа кадәрге атна дәвамында 14 һәм 12 яшьлек ике яшүсмер зыян күргән, алар икесе дә Түбән Камадан. Спиртлы сыеклыклар белән агуланучылар арасында шактый зур өлеш шулай ук 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге яшьләргә туры килә.

  Кешеләр артык дозадан гына түгел, әле тагын ялган продукциядән дә үләләр. Аңлашыла ки, кибетләрдә сатыла торган аракы бәяләренең күтәрелүе аркасында эчәргә яратучылар республика территориясенә яшерен юл белән кертелә торган “яндыра торган” аракы яисә көмешкә куу осталарыннан көмешкә сатып алырга тырышалар, чөнки икесе дә арзанрак тора, я булмаса кеше сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудыручы төрле “химия” кулланалар.

Шулай да яшьләр арасында алкоголь белән мавыгу проблемасы бар.Аның чәчәк ату сәбәпләренең берсе, район мәгариф бүлеге методисты (педагог-психологы) Людмила Кирюхина фикеренчә,  ата-аналарның алар гаиләсен бәла читләтеп үтәр әле, дип ялгышуы.

–      Моннан тыш, күп кенә замана ата-аналары балалары белән аралашуга бик аз вакыт бирәләр, – ди бу уңайдан Людмила Николаевна. – Алар педагогик һәм психологик белемгә ия түгелләр, шуңа күрә үз балаларына кирәкле тәрбияви йогынты ясый, психологик һәм  социаль ярдәм күрсәтә алмыйлар. Нәтиҗәдә яшүсмерләр үзләрен еш кына ялгыз, беркемгә кирәксез һәм ярдәмчесез дип хис итәләр. Халык арасында да битарафлык, тирә-якта бара торган тискәре күренешләргә түзеп торучанлык  халәте хөкем сөрә. Боларның барысы да күпмедер дәрәҗәдә ияләшү, ә кайбер очракларда үзеңне өлкәннәр яки яшүсмерләр тартыла торган “яшел елан”га каршы гына түгел, ә якын кешеңнең, туганыңның яки танышыңның физик һәм психик сәламәтлеге өчен көрәштә үз көчсезлегеңне  тану да.

Шушы  начар гадәт белән көрәшкә, Людмила Кирюхина әйтүенчә, мәктәпләрнең педагогия коллективлары шактый өлеш кертә. Алар бу эшкә укучыларның ата-аналарын, шулай ук тәртип саклаучыларны, балигь булмаганнар эшләре буенча комиссия әгъзаларын, педагог-психологларны һ.б.ларны тартырга тырышалар. Моннан тыш, мәктәпләрдә һәм турыдан-туры мәгариф бүлегенең үзендә  укучыларның һәм аларның гаиләләренең төрле категорияләре буенча мәгълүматлар җыю, эшкәртү һәм саклау системасы булдырылды. Ул үз эченә профилактик эшне дә (яшүсмерләрне эшкә җәлеп итү, сәламәтләндерү һ.б.лар) ала. Әлбәттә инде, шуның белән бергә тәртипләрендә тискәре тайпылышлар булган балалар төркеменә аерым игътибар бирелә. Өстәвенә андый балалар бер-берсе белән көн саен аралашып торалар, 6-8 сәгать вакытны бергә уздыралар.

Белем бирү оешмаларында өстәмә рәвештә  яшь буын арасында “яшел елан”га каршы көрәшкә юнәлдерелгән сәламәтлек дәресләре, волонтер мәйданчыклары, электив курслар һәм сыйныф сәгатьләре үткәрелә. 

 – Яшүсмерләр алкоголизмы проблемасына аерым игътибар бирергә кирәк, а барысын да үз агымына куярга ярамый. Балалар – безнең киләчәгебез бит, һәм әгәр бу бәлагә хәзер игътибар итмәсәк, иртәгә соң булуы ихтимал, – дип ассызыклап әйтте Людмила Николаевна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International