Транспорт чараларын йөртүчеләргә (йөртүчелеккә кандидатларга) мәҗбүри медицина каравы үткәрүнең яңа тәртибе

2016 елның 6 апреле, чәршәмбе

Транспорт чаралары белән идарә итүгә рөхсәт бирү турында бердәм медицина белешмәсе үрнәге күрсәтелгән көннән гамәлдә булудан туктый. “Транспорт чараларын йөртүчеләргә (йөртүчелеккә кандидатларга)  мәҗбүри медицина каравы үткәрү турында”гы  РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 15.06.2015 344н санлы боерыгы нигезендә транспорт чараларын йөртүчеләргә (йөртүчелеккә кандидатларга)  мәҗбүри медицина каравы үткәрүнең һәм андый чараларга идарә итәргә ярыймы-ярамыймы яки чикләүләр бармы (юкмы) икәнлеге турында тәртипләр расланды. Шулай ук күрсәтелгән медицина  нәтиҗәсенең формасы да эшләнде.

Медицина каравы табиб-белгечләрнең карауларын һәм тикшерүләрен, инструменталь һәм лабораториядә тикшерүләрне, атап әйткәндә, табиб-терапевт, гомуми практика табибы (гаилә табибы),  табиб-офтальмологның каравын, табиб-психиатр һәм табиб-психиатр-наркологның тикшерүен үз эченә ала. Табиб-психиатр  дәүләт яки муниципаль сәламәтлек саклау системасының махсус медицина оешмаларында тикшерә.

РФ Юстиция министрлыгында 2016 елның 11 мартында теркәлде. Теркәү саны – 41376.

 Татарстан Республикасы Алексеевск районы прокуроры ярдәмчесе Галимова Г.М.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International