Мини фестиваль булды

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

 2016 елның 19 мартында 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә 2005-2006 елгы кызлар арасында мини-баскетбол буенча фестивальнең район ярышлары булып узды.

 Әлеге яшьтәге кызлардан без дүрт команда җыйдык. Бу бик әйбәт. Безнең күптән инде шуның кадәр кызларыбыз булганы юк иде. Фестиваль программасына төрле конкурслар: А һәм Б, снайперлар, капитаннар конкурслары, Стритбол 3х3; мини-баскетбол 5х5 конкурслары керде. Үз тренерлары җитәкчелегендә дүрт команда гомуми исәптә җиңү өчен көрәште.

 Конкурслар тәмамланып, йомгак ясаганнан соң урыннар түбәндәгечә бүленде:

 

I нче урын – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе  (2005 елгылар) - Аличев Д.А.

II  нче урын - 2 нче Алексеевск урта мәктәбе  (2005 елгылар) - Захарова Д.Д.

III  нче урын - 1 нче Алексеевск урта мәктәбе  (2006 елгылар) - Кәбиров Р.Р.

IV нче урын - Ромодан урта гомуми белем бирү мәктәбе (2005 елгылар) - Кудряшов С.С.

Фестиваль йомгаклары буенча район җыелма командасы төзелде, ул 2005-2006 елгы кызлар арасында мини-баскетбол буенча республика фестиваленә китте.

 

Тренер-укытучы Аличев Д.А

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International