Янгын турында хәбәр итү җайланмалары – аз тәэмин ителгән гаиләләргә

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

Бу карар районда да, тулаем республикада да имин булмаган янгын куркынычы килеп туу уңаеннан гадәттән тыш хәлләрне булдырмау һәм бетерү комиссиясе тарафыннан кабул ителде. Моннан тыш, профилактик төркемнәр булдырылды, аларның составына Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, федераль янгынга каршы хезмәт, полиция, шулай ук җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы янгын каравылы, социаль хезмәтләр хезмәткәрләре керде.

 Төркемнәр өйләргә барып йөриләр, халык белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрәләр, шуның белән бергә күп балалы гаиләләр, ялгыз картлар һәм эчәргә яратучы имин булмаган гаиләләр яши торган урыннарга аерым игътибар бирәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International