Ташкын чоры бездән тәртип, саклык һәм үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен үтәүне таләп итә. Су объектлары, гидротехник корылмалар, су алу һәм коллектор коелары, төзелеш һәм ремонт котлованнары, янгын вакытында су ала торган сулыклар һәм башка объектлар янында (бигрәк тә ташландык хәлдәгеләрендә) булудан сакланыгыз. Язгы сулар тарафыннан юыла торган текә ярлар еш кына ишелеп төшә.
Бала үзенең кызыксынучанлыгы аркасында куркынычны алай ук тоемламый. Ата-аналарның һәм өлкәннәрнең балаларын караучысыз калдырулары аркасында алар еш кына елга янында уйнарга яраталар. Балаларны караучысыз калдырмагыз!
Язгы ташу вакытында елгалар һәм сулыклар янына якын бара күрмәгез!.