“Фәнсар” да – булачак галимнәр

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Ел әйләнәсе эшли торган яңа “Фәнсар” лагеренда Татарстанның булачак галимнәре тавышы яңгырады.
Лагерьның яңа биналарында кыш көне беренчеләрдән булып “Форпост” отряды көрәшчеләре булган иде. Ә менә бу юлы бирегә бөтен республикадан фәнгә һәвәс балалар җыелды.
Фәнни-гамәли конференция программасы шактый бай иде. Ул ике блокка бүленде. Беренчесендә – яшь физиклар, тарихчылар, җәмгыять белеме фәнен яратучылар, икенчесендә математиклар, биологлар, химиклар эшләде.
Темалар бик җитди. Тарихчылар семинарларның берсендә А.Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ” һәм З. Прилепинның “Лимонка в тюрьму” әсәрләре аша “Шәхес һәм дәүләт” темасын карадылар.
Район башлыгы Владимир Козонков фәнни форум белән кызыксынды һәм берничә дәрестә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International