Халыкара «Экотрадиция» интернет-конкурсы

2016 елның 29 марты, сишәмбе

 Халыкара «Экотрадиция» конкурсында катнашырга экология мәсьәләләренә битараф булмаган кешеләр чакырыла. Конкурс эшендә  үзеңнең экологияне саклап калуга һәм табигый ресурслардан рациональ файдалануга юнәлдерелгән экологик традицияләреңне ирекле рәвештә тасвирларга (фоторәсемнәр, инфографикалар яки видео хуплана) кирәк. Чараның максаты – табигый байлыклардан файдалану мәдәниятен үстерүгә юнәлдерелгән экологик традицияләрне популярлаштыру. Эшләр 2016 елның  16 маена кадәр info@organicalliance.ru электрон адресы буенча “Экотрадиция”  конкурсының оештыру комитетына” дип язып җибәрергә. Тулырак мәгълүмат http://organicalliance.ru/konkurs-ekotraditsiya.html сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International