Гражданнарны кабул итү 2016 елның 25 мартында “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе инициативасы белән хакимият бинасында “Бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне”н гамәлгә ашыру кысаларында Алексеевск районы нотариусы, адвокатлары һәм прокуроры тарафыннан оештырылды.
Нотариус район кешеләрен – иртәнге 8 дән 11 гә кадәр, адвокатлар – 11 дән көндезге 2 гә кадәр, прокурор 2 дән кичке 4 кә кадәр кабул итте.
Юридик ярдәм сорап белгечләргә барлыгы 12 кеше мөрәҗәгать итте.