“Игелек импульсы” премиясенә гаризалар 2016 елның 25 гыйнварыннан 10 апреленә кадәр (Мәскәү вакыты белән кичке 6 га кадәр) кабул ителә. Премия алырга теләүче Россия Федерациясенең теләсә кайсы төбәге кешесе була ала. Конкурс нигезендә сайлап алуда катнашу өчен http://application.impulsdobra.ru/ сайтында гариза тутырырга кирәк. Гаризага номинант турында гаризада күрсәтелгән мәгълүматларны раслаучы өстәмә материалларны (массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан мәкаләләрне, матбугаттагы фикерләрне, рәхмәт хатларын, бүләкләр турында мәгълүматларны, алган сертификатлар / дипломнар / патентлар, белгечләр нәтиҗәләрен, тәкъдимнәр һ.б.ларны) теркәргә кирәк
.
Премия турындагы нигезләмәне, номинацияләр исемлеген, катнашуның тулы шартларын, шулай ук узган еллар лауреатлары турында мәгълүматны сез “Безнең киләчәк” фонды сафтында (http://www.nb-fund.ru/award/) һәм impulsdobra.ru сайтында таба аласыз.
Кайнар линия телефоны: 8 (800) 333 68 78, эш көннәрендә Мәскәү вакыты белән кичке 6 га кадәр шалтыратырга мөмкин (Россиянең бөтен төбәкләреннән шалтыратулар бушлай).
Электрон адрес premia@nb-fund.ru (хатта «ПРЕМИЯ» сүзен күрсәтергә кирәк).
Премиядә социаль эшмәкәрләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре һәм социаль эшмәкәрлекне аякка бастыруга һәм үстерүгә булышучы оешмалар катнаша ала.