Гап-гади янгын куркынычсызлыгы чараларын белмәү һәм үтәмәү янгыннар килеп чыгуның иң таралган сәбәпләренннән берсе булып тора. Шуңа күрә “янгын куркынычсызлыгы”ның һәм “янгын куркынычсызлыгы таләпләре”нең нәрсә икәнлеге турындагы белемне балага кече яшьтән үк сеңдерергә кирәк, чөнки болар – кеше, җәмгыять һәм тулаем дәүләтнең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен төп һәм кирәкле белемнәр.
Балаларга шулай ук ут белән шаяруның күп кенә тискәре нәтиҗәләргә китерергә, сәламәтлеккә зыян салырга, кеше гомерен өзәргә мөмкин икәнлеген вакытында аңлатырга кирәк. Өстәвенә янгын сүндерүчеләр зыян күрүчеләрне уттан коткарганда үз гомерләрен дә куркыныч астына куялар.
Шулай ук дәрес барышында балаларга янгын каравылы килеп чыгу тарихы һәм янгын сүндерүче һөнәре турында да сөйләнде, гап-гади янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм гадәттән тыш хәл килеп туган очракта дөрес эш итәргә кирәклеге дә аңлатылды.
Укучыларга шулай ук янгын сүндерү техникасы белән кораллануның кайбер элементлары һәм ут сүндергечләр дә күрсәтелде, аларның эш принциплары турында сөйләнде, шулай ук аларга авария-коткару коралы һәм коткару бавы белән эшләргә мөмкинлек бирелде.
Ахырдан аерым пост хезмәткәрләре укытучылар һәм укучыларның сорауларына җавап бирделәр һәм балаларга янгын куркынычсызлыгы таләпләре буенча белешмәлекләр тараттылар.