Ярышларда алексеевскилылардан кала тагын 4 команда – Арча, Кукмара районнары, Казан һәм Мари Иле командалары да катнашты.
– Командалар, – дип сөйли балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренер-укытучысы Сергей Кудряшов, – төркемчәләр буенча бүленде, безнең кызлар Казан кызлары белән уйнап, 20 очкого оттырдылар.
Ярым финалда “А” төркемчәсендә беренче урынны алган команда “В” төркемчәсендә икенче урынны алган команда белән уйнады. Безгә Арча командасы белән уйнарга туры килде һәм без алардан да оттырдык.
Безнең өченче урын өчен бары тик Кукмара районы командасы белән генә уйнарга көчебездән килде, бу уенда Алексеевск баскетболчылары Беренчелек призерлары булдылар.
Беренче һәм икенче урыннарны, шул рәвешчә, Казан һәм Арча спортчы кызлары яулады.
Кызларыбызның күптән инде ярышларга бармауларын әйтеп үтәм, шуңа күрә физик һәм техник әзерлек бераз гына начарайган булып чыкты. Иң мөһиме – өметсезлеккә бирелмәскә һәм күнегүләр ясауны дәвам иттерергә. Шул вакытта киләсе нәтиҗә күпкә уңышлырак булачак.