Конкурс Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск урта гомумбелем мәктәбе базасында булды, анда Алексеевск муниципаль районы белем бирү оешмаларыннан барлыгы сигез команда: Урта Тигәнәле, Родники, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 2 нче Алексеевск, Кыркүл, Сахаровка, 1 нче Алексеевск, Г.С.Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск, Биләр урта гомумбелем мәктәпләре катнашты.
Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Гаврюшова Татьяна Юрьевна, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы мәгариф бүлеге методисты (педагог-психолог) Кирюхина Людмила Николаевна, полиция лейтенанты, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы балигь булмаганнар эшләре буенча инспектор Маннанов Илшат Габделвахит улы, “Форпост” яшьләр үзәге белән эшләү буенча белгеч Кашапова Лилия Юныс кызы, Алексеевск районы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең тәрбия эше буенча урынбасары Ошина Ольга Николаевна, Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы хәрби комиссариатының призыв бүлеге начальнигы Крюков Сергей Алексеевич составындагы компетентлы жюри командаларны гадел бәяләде.
Биләр урта мәктәбе (җитәкчесе Климов С.А.) әлеге конкурста беренче урынны алып, җиңүче булды. Икенче урында – 1 нче Алексеевск (җитәкчесе Муратова Н.В.), өченче урында – Урта Тигәнәле урта мәктәпләре (җитәкчесе Зәйнуллина А.С.)
Май аенда Казанда республика конкурсының йөзгә-йөз очраша торган туры булачак, анда безнең районны якларга Биләр урта гомумбелем мәктәбе җиңүчеләре барачак.
Кызганыч, беренче урыннар бөтенесенә дә тәтеми, алар бит барысы да моңа лаек. Ләкин, кем әйтмешли, иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу.