Автоны метанга ничек күчерергә һәм субсидия алырга?

2016 елның 25 марты, җомга

Программаның асылы нәрсәдә?

 Мартта Татарстанда  стимуллаштыру газ-мотор ягулыгы базарын үстерү программаларын гамәлгә ашыру буенча килешүгә кул куелды.

Республика бюджетыннан транспорт чараларын метанга күчергәндә  чыгымнарның бер өлешен түләүгә 75 млн. сум бүлеп бирелде. Республика килешү төзегән "Газпром газомоторное топливо" компаниясе бу максатларга 300 млн. сум бүлеп бирәчәк. Сорау зур булганда акча күләмен арттырырга да мөмкин икәнлеге билгеле инде.

 Субсидияләү техниканың торышына карап  15 проценттан алып 30 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Гаризалар 16 мартта кабул ителә башлаячак. Өстәвенә программада юридик затлар да, физик затлар да катнаша алачак.

"Газпром газомоторное топливо" компаниясе  стимул бирүче кайбер чаралар эшләде, алар юридик затлар өчен 1 процент белән 6-12 айга транспорт чарасын яңадан җиһазландыруга займ алуны яки юридик затлар өчен дә, физик затлар өчен дә бушлай  1,5 мең куб. м ягулык сатып алуга индивидуаль ягулык карталары бирүне үз эчләренә ала.

 Автоны яңадан җиһазландыру, ә аннары субсидия алу теркәлеп, пароль һәм логин белән керә  торган техниканы яңадан җиһазландыру пунктларында гына мөмкин. Әлегә исә реестрда вәкаләт бирелгән нибары җиде күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты бар, аларның икесе – Казанда, өчесе – Яр Чаллыда  һәм берәр – Түбән Кама белән Бөгелмәдә.

Физик затка субсидияне ничек алырга?

Субсидия алу өчен баштан автоны метанга күчерергә кирәк. Моның өчен физик зат стимул бирә торган программада катнашу турында гариза белән вәкаләт бирелгән техник хезмәт күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итә.   Транспорт чарасын яңадан җиһазландырган өчен түләгәннән соң күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты автоны газ-мотор ягулыгына үзгәртеп җиһазлый.

"Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ  күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты физик затларга бушлай ягулык картасы бирә, бу карта "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖның газ салу инфраструктурасы объектларыннан 1500 куб. м күләмендә газ-мотор ягулыгы алырга  мөмкинлек бирә.

Машина метанга күчерелгәннән соң күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ га ягулык картасы бирүгә гаризаның төп нөсхәсен, ягулык картасын активлаштыру өчен транспорт чарасын яңадан җиһазландырганда физик затлар ала торган документлар күчермәсен җибәрә.

Физик зат 12.02.2016  ел, 90 санлы карарда күрсәтелгән  таләпләргә җавап бирүче документлар папкасын булдыра һәм мөстәкыйль рәвештә күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты аша аны “ТР дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге” дәүләт казна учреждениесенә бирә. Шуннан соң инде  “ТР дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге” дәүләт казна учреждениесе транспорт чарасын газ-мотор ягулыгына күчерү буенча чыгымнарның бер өлешен каплауга Татарстан бюджетыннан субсидия бирә.

Программада катнашу өчен документлар пакеты җыю таләп ителә.

Физик затлар ягулык картасы алу өчен программада катнашуга ризалык, ягулык картасын бирүгә гариза, транспорт чарасы паспортының күчермәсен, РФ гражданы паспортының күчермәсен, газ баллонын кую эшләре актының күчермәсен,  хезмәтләрне түләүгә касса чегы-квитанциясенең күчермәсен – газ баллоны җиһазын куюга керем-касса ордерын, яңа баллоннарга паспорт, шулай ук газ баллоны куелган автоның фоторәсемен бирергә тиешләр.

 Субсидия алу өчен  гариза, РФ гражданының паспорты күчермәсен, банк раслаган банк счеты килешүе күчермәсен (мәсьәлә уңай хәл ителгән очракта субсидия шунда күчерелә), газ-мотор ягулыгына күчерелгән транспорт чарасы паспортының күчермәсен, барлык өстәмә килешүләрне һәм аңа кушымталарны теркәп,  автоны яңадан җиһазландыру килешүе күчермәсен, түләү йөкләмәсе һәм яклар  транспорт чарасын яңадан җиһазландыруга үз өсләренә алган килешү йөкләмәләренең үтәлешен раслаучы башка документлар күчермәсен, "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ ягулык картасы бирүгә гариза күчермәсен китерергә кирәк.

 Юридик затларга яки шәхси эшмәкәрләргә субсидияне ничек алырга?


 Ягулык картасын алу өчен юридик затларга да шундый ук процедураны узарга туры киләчәк.

 Мисалга, юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр стимул бирә торган программада катнашу турында гариза белән күчмә техник хезмәт күрсәтү пунктына мөрәҗәгать итә, транспорт чарасын яңадан җиһазландырган  өчен акча түли, ә инде яңадан җиһазландырган өчен  "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖдан  ягулык картасы ала. Исегезгә төшерәбез: бу карта 1500 куб.м ягулык алырга мөмкинлек бирә.
 
 Шуның белән бергә юридик затлар яки шәхси эшмәкәрләр “Ал һәм түлә” шартын үтәргә  йөкләмә ала. Ул шарт табигый газ белән тәэмин итүгә килешүдә күрсәтелгәннән кимрәк булмаган күләмдә ягулык алырга мәҗбүр итә.

Шуннан соң күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖга ягулык картасы бирүгә  гаризаның төп нөсхәсен, ягулык картасын активлаштыру өчен документлар күчермәсен җибәрә. Юридик зат яки шәхси эшмәкәр  документлар папкасын үзе булдыра яки күчмә техник хезмәт күрсәтү пункты аша аны “ТР дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге” дәүләт казна учреждениесенә бирә һәм бары шуннан соң гына субсидия ала.

 Шунысын да өстәп әйтәбез: юридик зат яки шәхси эшмәкәр "Займ + 1%" стимул бирүче программада катнаша алалар. Аның асылы шунда, транспортны метанга яңадан җиһазландырганда "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ  транспорт чарасын гариза бирүче файдасына яңадан җиһазландыруның тулы бәясе күләмендә күчмә техник хезмәт күрсәтү пунктының исәп-хисап счетына займ күчерә. Мондый вариант булу да ихтимал:  гариза бирүче баштан транспорт чарасын яңадан җиһазландыруга счетка үз акчасын күчерә, шуннан соң "Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ юридик зат яки шәхси эшмәкәрнең исәп-хисап счетына яңадан җиһазландыруның тулы бәясе күләмендә займ күчерә.

Гариза бирүче бурычын 6-12 ай эчендә " Газпром газомоторное топливо"ЧҖҖ счетына сарыф ителгән акча +1 проц. (программада әйтелгәнчә, “акчаны файдаланган өчен”) күчерү юлы белән акчаны кире кайтарырга тиеш.

 Документларны кая бирергә?

Юридик затлардан яки шәхси эшмәкәрләрдән программада катнашуга гаризалар кабул итү “ТР дәүләт кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм үстерү үзәге” дәүләт казна учреждениесе тарафыннан 16 марттан тормышка ашырыла. Гаризаларны дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр иртәнге 9 дан кичке 6 га кадәр, җомга көнне 9 дан 5 тулырга 15 минутка кадәр бирергә мөмкин. Адрес:  Казан шәһәре, Мәскәү урамы, 55 нче йорт, 125 нче кабинет.

 Белешү өчен телефон: (843) 524-90-90.

Тулырак мәгълүмат Татарстан Республикасы Икъ

тисад министрлыгы  сайтында “Татарстан Республикасында транспорт чарасын газ-мотор ягулыгына күчерү программасы” бүлегендә урнашкан http://mert.tatarstan.ru/rus/programma-po-perevodu-ts-na-gazomotornoe-toplivo.htm .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International