Ачык ишекләр көнендә гражданнар салым органнары хезмәткәрләреннән түбәндәге мәгълүматларны алырга хокуклылар:
– “физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” Интернет-сервисына тоташу мөмкинлекләре турында;
– алар алган керем өчен декларация бирү вазыйфасының булуы (булмавы) һәм аннан салым түләү кирәклеге турында;
– НДФЛ исәпләү һәм түләү тәртибе турында;
– НДФЛ буенча салым декларациясен тутыру тәртибе турында;
– НДФЛ буенча бурыч булу (булмау) турында;
– программа белән тәэмин ителешле компьютерлардан ничек файдаланырга һәм салым декларациясен электрон рәвешендә тутырганда ярдәмне ничек алырга;
– алынган салымның күпмедер өлешен кире кайтару турында һәм акция үткәрү барышында килеп туган башка мәсьәләләр буенча.