Иминиятләштерүчеләр игътибарына – хисап бирүнең яңа формасы

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Апрельдән башлап, иминиятләштерүче  ай саен, хисап чорыннан соң килә торган айның 10 нчы числосыннан да соңга калмыйча, үзендә эшләүче иминиятләштерелгән  зат турында  (гражданлык-хокук килешүләре төзегән кешеләрне дә кертеп, ә бу килешүләр буенча   Россия Федерациясенең иминият кертемнәре  турындагы законнар нигезендә иминият кертемнәре исәпләнә) түбәндәге мәгълүматларны китерә:

1)    шәхси счетның иминият саны;

2)    иминиятләштерелгән затның фамилиясе, исеме,  атасының исеме;

3)    салым түләүченең идентификация саны.

Ял (бәйрәм) көннәрен исәпкә алып, беренче хисапны 2016 елның 10 маеннан да соңга калмыйча китерергә кирәк.

Игътибар: иминиятләштерүченең  мәгълүматларны билгеләнгән срокта китермәве яки тулы (яисә) дөрес булмаган мәгълүматлар китерүе өчен андый эш бирүчегә  һәр иминиятләштерелгән затка карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Ай саен тапшырыла торган хисап турында http://www.pfrf.ru/branches/karelia/info/~business/1064 тан укыгыз.

Алексеевск муниципаль районы Пенсия фонды эше турында өстәмә мәгълүматны alekseevskiy.tatarstan.ru/rus/pens_fond.htm нан алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International