Дәресләр приют балаларына елгада яшәүчеләр үтенече буенча Су анасы язган хатны укудан башланып китте. Үз хатларында алар балалардан ярдәм сораганнар, балалар исә тәрбиячеләре белән юлга чыктылар. Су анасы кешеләрнең елганы – аларның өйләрен ничек пычратулары турында сөйләде. Балалар яр буен чүп-чардан чистартырга риза булдылар, ә Су анасы, балаларны елгада яшәүчеләргә әйләндереп, аларны елганың төбенә кунакка чакырды.
Балалар ярты битлекләр киеп, анда хәрәкәтчән уеннар – “Бакалар”, “Балыклар һәм чуртан” һәм башка төрле уеннар уйнадылар, балалар исә яр буена табигатькә сак карарга кирәклеге турында искә төшереп торачак плакатлар һәм билгеләр элеп чыгарга карар иттеләр. Әлеге дәрестә тәрбияче балаларда кызгану хисе, туган табигатькә ихтирам тәрбияләргә һәм сулыкларны саклауга ихтыяҗ тудырырга тырышты.