Алексеевск балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбен тәмамлаучылар “Алтын” яулап алдылар

2016 елның 24 марты, пәнҗешәмбе

Алсу Йосыпова һәм Елена Сяркина  Чистай педагогик училищесын яклап ярыштылар һәм нәтиҗәдә команда зачетында 1 нче урынны алдылар. Казан көллиятеннән Адель Каюмов та җиңү яулады. Ә Казан көллияте студенткасы Мария Мякашкина өченче призлы урынны алды.

– Шул рәвешчә, – дип аңлатма бирә тренер-укытучы Геннадий Типясёв, – балаларга Лебединода өстәл теннисы белән шөгыльләнү бик ярап куйды. Аларның профессионалларча уйнавы дипломнар, медальләр һәм Кубок белән билгеләп үтелде, аларны Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International