“Балаларга кечкенә бәхет бүләк ит”

2016 елның 23 марты, чәршәмбе

Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне алдыннан социаль яклау бүлегендә “Балаларга кечкенә бәхет бүләк ит” исемле хәйрия акциясе булып узды, аны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре бик теләп оештырды.

22 мартта, кояшлы  матур көндә, социаль педагог һәм социаль эш буенча белгеч  “кояшлы бала” тәрбияләнә торган күп балалы гаиләгә бардылар. Ул гаиләдә социаль ярдәм күрсәтү, халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ярдәмендә кыз бала йөрәгенә катлаулы операция кичерде, шуннан соң аның физик сәламәтлеге нормальләште.

 Кунакларны ул шатланып каршы алды, уйнады, аларга шатлыклы елмаю бүләк итте. Әлбәттә, алар алып килгән татлы бүләкләргә,  яраткан буяуларга,  карандашларга бик  сөендерде (ул алар белән кәгазь битендә могҗизалар тудыра). Һәр очрашуның азагы була, “кояшлы кыз” Любаның кунаклар белән һич тә хушлашасы килмәде, гәрчә ул аларны беренче тапкыр гына күргән булса да. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ялгыз ана янына гел барып йөриләр, алар аның белән дустанә мөнәсәбәттә, гаилә проблемаларын бергәләп хәл итәләр.

“Кояшлы бала”ның әнисе белгечләргә үзләре турында кайгыртучанлык һәм игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт әйтте.

Шунысын да истә тотарга кирәк:  андый баланың елмаюы бик кыйммәт тора. Мондый балага аның авыру, инвалид икәнен түгел, ә аны кемнеңдер яратуын тою мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International