1 февральдә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы башланды. Тантаналы линейкада тормыш иминлеге нигезләре укытучысы укучыларны чаралар планы белән таныштырды. Мәктәп укучылары ике батальонга – сарылар (1,3,5,7, 11нчы сыйныфлар) һәм яшелләр (2,4,6,8, 10 нчы сыйныфлар) батальоннарына бүленде. Батальоннарның командирлары сайланды. Һәр батальон аерып торучы тасмалар алды. Бу көннәрдә мәктәптә балалар катнашында халкыбызның героик көннәре турында сөйләүче чаралар, спорт бәйгеләре һәм конкурслар үтәчәк.
4 февральдә мәктәптә укчылар бәйгесе үткәрелде. Батальоннарга иң яхшы 10 укчыны сайлап алырга тәкъдим ителде. Укучылар төз атулары, корал белән эш итә белүләре аркасында үз командаларына өстәмә баллар китерделәр. Ярыш йомгаклары буенча 2:1 исәбе белән яшелләр җиңде.
6 февральдә Ромодан урта гомумбелем мәктәбендә укучыларның туган як музее вәкиле Вячеслав Осянин белән очрашулары булды. Ул балаларга Бөек Ватан сугышы еллары, кораллану төрләре, солдат формасы һәм кирәк-яраклары турында сөйләде. Шунысы гаҗәп иде, үзе ул шул заманнардагы солдат киеме кигән иде. Очрашу сәгатьтән артык дәвам итте һәм очрашуда барлык катнашучыларның фотога төшүләре белән төгәлләнде.
9 февральдә рәсемнәр конкурсына йомгак ясалды, анда башлангыч сыйныфлар катнашты. Балалар актив булдылар, рәсемнәре бик матур, кызыклы килеп чыкты. Жюри фикеренчә, сарылар батальоны җиңде.
15 февральдә “Сугыш еллары кораллары һәм техникасы” исемле плакатлар конкурсына йомгак ясалды. Конкурста 5-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Үз плакатларында алар автоматлар, танклар, самолетлар ясадылар.
18 февральдә хоккей буенча ярышлар булып узды. Командаларга иң көчлеләрне җыйдылар. Бу, әлеге ярышларда егетләр генә катнашты, дигәнне аңлатмый. Яшелләр командасы составында 3 кыз иде, алар осталыклары буенча егетләрдән бер дә калышмадылар. Уен каты барды. Яшелләрнең капкасында бу урынны беренче тапкыр алган малай торды, ләкин шуңа да карамастан, ул капканы якларга тырышып, бик кыю алкага ташланды. Нәтиҗәдә 7:0 исәбе белән сарылар җиңде.
Өченче атнада мәктәп укытучылары “Варислар һәм җиңүләр!” исеме астында фоторәсемнәр күргәзмәсе оештырды. Балалар Кораллы Көчләр сафларында хезмәт иткән әтиләренең, абыйларының һәм башка туганнарының фоторәсемнәрен алып килделәр. Балалар горурланып фоторәсемнәрне карадылар, таныш йөзләрне эзләделәр, солдатларның кайда хезмәт итүләре турында укыдылар. Күргәзмә стендка ай азагына кадәр куелачак.
22 февральдә “Ягез әле, егетләр!” исемле конкурс программасы булып узды. Батальоннар конкурста катнашучылар өчен төрле яшьтәге 5 катнашучыны тәкъдим иттеләр. Чыгышларны карарга кунаклар килде. Бер-берсен сәламләгәннән соң катнашучылар көрәшне башлап җибәрделәр. Биредә алар винтовкадан аттылар, автоматны сүтеп җыйдылар, җирдән күтәрелделәр, туп белән цельгә тиделәр... Ә кызлар, малайларга ял итәргә мөмкинлек биреп, аларны җырлар, биюләр, сценкалар белән котладылар, номинацияләр буенча бүләкләделәр. Бәйрәм шәп килеп чыкты. Кызу көрәштә яшелләр командасы җиңде.
27 февральдә чаңгы ярышлары булып узды. Көрәшкә иң көчлеләр кушылды.Җан атып торучылар плакатлар әзерләгән иделәр. Беренче секундлардан ук көрәшнең җитди буласы билгеле иде. Чаңгылар бик әйбәт шуды. Яшелләр бу юлы да җиңү яуладылар.
27 февральдә чаңгы ярышларыннан соң бу айда иң хәлиткеч көрәш вакыты җитте. Жирәбә салдылар. Кайсы батальонга ныгытма корырга һәм әләмне саклап, оборонада торырга икәнлеген билгеләделәр. Бу хөрмәт яшелләргә эләкте. Алар биремне үтәүгә җаваплы карадылар. Ныгытма төзеделәр, оборона өчен кардан озын чокыр казыдылар. Кар тозаклары ясадылар. Каравыл куйдылар. Менә көндәшләр дә якынлашты. Һәркем үзенең җитезлеген, зирәклеген һәм көчен күрсәтә алды. Погоннарны каерып алырга гына түгел, ә бәлки әләмне сакларга яки алып чыгарга да кирәк иде. Биредә яшелләр батальоны көчлерәк булып чыкты. Ипле эш итүләре һәм грамоталы җитәкчелек итүләре аркасында алар җиңделәр.
Менә айлыкның соңгы көне җитте. Бүген саф әзерлеге булып узды. Һәркем парад формасында, тасма тагып килде. Сыйныф нәрсәгә өйрәнгән, шуларны күрсәтергә: сафта ничек атларга, боерык бирергә һәм тыңларга, бергәләп эш итәргә тиеш иде. Жюри фикере буенча 4, 7 һәм 8 нче сыйныфлар иң яхшы саф әзерлеген күрсәттеләр.
Яшелләр җиңде.
Фикерләр
Безнең сыйныф өчен маршта атлау бик дулкынландыргыч булды, чөнки айлык нәтиҗәсе шуңа бәйле иде бит. Без йомгак ясау көнен түземсезләнеп көттек. Менә ул көн җитте. Безнең сыйныф саф әзерлеге буенча беренче урынны алды. Ләкин яшелләрнең беренче урыннары күбрәк иде, шуңа күрә алар оттылар. Әлбәттә, без айлыкта җиңә алмавыбызга бик уңайсызландык. Ләкин 8 нче сыйныфны җиңүебез өчен сөендек. Киләсе елда күбрәк тырышачакбыз. (Кудряшова Дарья)
Миңа чаңгы ярышлары ошады. Мин аларда катнаштым. Яшелләр зур ара калдырып, алга киттеләр. Уңыш теләп торучылар безгә бик ярдәм иттеләр. Без җиңдек, һәм мин үз командабыз өчен шатмын. Яшелләр барысына караганда да яхшырак булды! (Егорова Софья)
Мин һәм минем кыз туганым Алинә яшелләр командасында идек. Без бу уенда җиңәргә бик тырыштык һәм җиңдек. Безнең өчен борчылып торучыларның барысына да рәхмәт әйтәм. (Капитонова Даша)