Алексеевск бистәсе кешесенә– 90 яшь

2016 елның 22 марты, сишәмбе

2016 елның 20 мартында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге начальнигы О. Куприянова һәм  Алексеевск муниципаль районының  ветераннар советы рәисе Н.Глазунов  тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны  Буркиева Кәүсәрия Гыйният кызын  90 яшьлеге белән котладылар һәм Кәүсәрия Гыйният кызына  РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International