Идарә әлеге эшне әйләнә-тирә мохиткә йогынты ясауны бәяләү максатында алып бара. Гражданнар, юридик затлар, шулай ук җәмәгать оешмалары үз тәкъдимнәрен һәм шелтәләрен Идарәгә бу елның 22 мартына кадәр җибәрә алалар.
Контакт мәгълүматы:
Адрес: 420021, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 нчы йорт.
Телефон: +7 (843) 211-66-94.
Факс: +7 (843) 211-66-47 (2 не өстәргә), тәүлек әйләнәсе.
E-Mail: ojm@tatar.ru.
Дәүләт экологик экспертизасына материаллар әзерләү кысаларында Алексеевск районы башкарма комитеты 22 мартта кичке 4 тә җәмәгатьчелек тыңлаулары үткәрәчәк. Фикер алышулар Ленин урамының 96 нчы йортында узачак.
Әйләнә-тирә мохиткә тәэсир итүне алдан бәяләү материаллары белән Идарәнең рәсми ojm.tatarstan.ru сайтында танышырга була.