Бүген, 18 мартта, яшьгвардиячеләр Җир Сәгатенә туры китереп акция үткәрделәр. Акгвардиячеләр кешеләргә алда торган халыкара экологик акция турында хәбәр итү өчен урамга чыктылар. Алар район үзәге кешеләренә дөнья бергәлегенә кушылып, 19 мартта кичке 9 нчы яртыдан алып 10 нчы яртыга кадәр өйдәге бөтен электр приборларын сүндерергә тәкъдим иттеләр. Акция кешеләрнең игътибарын Җирнең экологик проблемаларына җәлеп итүгә чакырылган.