Язгы-җәйге чор җитү белән республика объектларында һәм торак пунктларында янгыннар саны арта. 2015 елның мартыннан алып сентябренә кадәр ТР Алексеевск районында 17 янгын булды, алардан килгән матди зыян 1,5 млн. сум тәшкил итте. Утта 2 кеше янып үлде, 4 корылма һәм 1 автомобиль янып бетте, 16 корылмага һәм 1 автомобильгә зыян килде.
Янгыннар белән килеп туган хәлне тотрыкландыру, аларда кешеләрнең һәлак булуына юл куймау, язгы-җәйге чорга объектларны һәм торак пунктларны вакытында әзерләү максатында Алексеевск муниципаль районы башлыгы Козонков В.К. “2016 елның язгы-җәйге чорына янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү чаралары турында” 10 март, 2016 ел, 16 санлы карар кабул итте. Анда шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыкларына түбәндәге эшләрне башкару тәкъдим ителде:
– социаль-мәдәни-көнкүреш объектларының, торак секторның янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләрен авыл җирлекләре Советлары утырышларында карарга;
–авыл җирлекләре торак пунктларында һәм территорияләрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча тиешле чаралар күрергә;
– халык көче белән торак пунктлар территориясен янучы чүп-чардан чистартырга;
– торак пунктларда гражданнарның җыеннарын үткәрергә, аларда район торак пунктларында янгынга каршы куркынычсызлыкны күтәрүгә юнәлдерелгән аңлату эше үткәрергә;
– елның теләсә кайсы вакытында янгын сүндерү техникасына су алу өчен суэтем башняларын җиһазларга;
– торак пунктларда янгын гидрантларын төзү эшен оештырырга;
– барлык торак пунктларга янгын сүндерү максатлары өчен мотопомпалар сатып алырга;
– Зирекле, Майна, Урта Тигәнәле, Кыр Шунталысы, Кыркүл, Лебедино авыл җирлекләрендә янгын техникасында ирекле янгын каравылы әгъзаларының тәүлек әйләнәсе кизү торуын оештырырга;
– ясалма һәм табигый сулыкларга пирслар һәм килү-китү юллары ясау һәм җиһазлау эшен оештырырга;
– халыкның чүп-чар, тара, коелган яфраклар һәм кипкән үләнне объектлардан кимендә 50 метр ераклыкта яндыруын тыярга;
– шәхси торак өйләрне беренчел янгын сүндерү чаралары, ут сүндергечләр белән тәэмин итү максатында халык белән аңлату эше алып барырга;
Колхоз рәисләренә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә:
– җәйге чорга буш торучы терлекчелек фермаларын һәм башка биналарны энергия белән тәэмин итү чыганакларыннан, электр тапшыру линияләре терәгеннән өзәргә;
– терлекчелек комплекслары, мастерскойлар, ашлык складлары, тупас азык складлары территорияләрен янучы чүп-чардан, тирестән, производство калдыкларыннан һәм коры үләннән чистартырга;
– орлык фондын саклау урыннары, машина-трактор паркы, техника, ягулык-майлау материаллары складларының язгы-җәйге чорга янгын куркынычсызлыгын тәэмин итәргә;
– авыл җирлекләре халкына торак пункт территорияләрен җыештыру өчен авыл хуҗалыгы техникасы бирергә;
– басуларда камылны һәм камыл калдыкларын ягуны тыярга.
Алексеевск муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлегенә (Симашева А.В.) балалар сәламәтләндерү лагерьларында янгын куркынычсызлыгын, районның гомуми белем бирү учреждениеләрендә ремонт (янгыннан куркынычлы) эшләрен үткәрү чорында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүгә контрольне тәэмин итәргә;
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге (начальнигы Ещев О.Л.) кисәтә:
АПК объектларына, тереклекне тәэмин итүгә, дәүләт хакимиятенә (кешеләр күп булган урыннарда), торак секторга янгын-техник тикшерүе үткәрергә. Хезмәт коллективларында, халык арасында, массакүләм мәгълүмат чараларында пропаганданы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын көчәйтергә. Районда янгынга каршы су белән тәэмин итүнең торышын тикшерергә.
Шулай ук Алексеевск штб. һәм Алексеевск районы кешеләренә гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүләрен сорап мөрәҗәгать итәсе килә, атап әйткәндә:
– биналардан, корылмалардан, шулай ук урманнардан 50 метрдан якынрак урыннарда учаклар ягу тыела. Әгәр инде ягыла калса, учакны бик яхшылап җир белән күмәргә яки су белән сүндерергә кирәк.
– өй янындагы яки дача кишәрлекләрен коры үләннән чистартыгыз, сүндерелмәгән тәмәке төпчекләрен һәм шырпыны үләнгә ташламагыз, чөнки яна торган материал төтенләп тора һәм берникадәр вакыттан соң төпчек сүнә, ләкин төтенләп тора торган урын уңай шартларда янгынга әйләнергә мөмкин;
– коры үләнне, яфраклар һәм чүп-чарны яндырмагыз. Аларны җыеп, капчыкларга салыгыз һәм аларны моның өчен махсус билгеләнгән урыннарга илтеп салыгыз;
– балаларның ут белән уйнавына юл куймагыз, балаларга утның куркыныч булуын аңлатыгыз;
– һәр торак өй янына су салынган сыешлык (мичкә) куегыз яки ут сүндергеч булдырыгыз.
Янгын килеп чыккан очракта түбәндәгеләрне эшләргә:
Янгын килеп чыккан очракта ашыгыч төстә «01» яки «112» телефоннары буенча янгын каравылына хәбәр итегез. Хәбәр иткәндә вакыйганы кыскача һәм ачык итеп, мәсәлән, нәрсә януын (фатир, чарлак, подвал, шәхси өй һ.б.) аңлатып бирергә, адресны (торак пункт, урам исеме, өй, фатир саны), фамилияне, телефон номерын атарга.
Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге кисәтә – янгынны булдырмау сүндерүгә караганда җиңелрәк.