Республика программалары Референдумнардан эшкә

2016 елның 18 марты, җомга

Ял көне булуга да карамастан, сайлау участоклары үз ишекләрен иртәнге 7 дә үк ачкан иделәр инде. Сайлаучылар да үзләренең тавык та чүпләп бетермәслек эшләре турында вакытлыча онытып, сайлауга ашыктылар. Әйе, әйе, нәкъ менә сайлауга, чөнки референдум сайлау процессыннан бик аз аерыла. Шул ук күренеш: шулай ук участок сайлау комиссияләре эшли, кабиналар куелган, анда сайлаучылар яклап яки каршы яшерен тавыш бирәләр, бюллетеньнәрне сайлау урналарына салалар, шулай ук беркетмәләр төзиләр, тавышлар санала һәм тавыш бирүгә йомгак ясала. Бөтен аерма бары шунда гына, биредә игътибар үзәгенә быел үз территорияләрендә үзара салым кертү мәсьәләсе куела.
– Бу инде шушы мөһим эштә безнең беренче тәҗрибәбез генә түгел, – дип сөйли район башлыгы урынбасары Галина Белова, – мондый вакыйга бездә өченче тапкыр булды. Безнең район беренче тапкыр авылларны үстерүгә юнәлдерелгән республика проектында 2014 елда катнашты. Ләкин шушы Президент программасы Татарстанда әле генә старт алган вакытта һәр җирлек тә мондый җитди адымга барырга җөрьәт итә алмады. Беренчеләр арасына Зур Тигәнәле, Войкино, Кыркүл, Көрнәле, Лебедино, Урманасты Шунталысы һәм Родники авыл җирлекләре керде.
Барлык шушы җиде җирлектән миллион сумга якын җыелды һәм 4 миллион сумга якын акча (авыл кешесенең һәр сумына 4 сум кушылды) республика казнасыннан өстәлде. Районга барлыгы Президент ярдәмендә биш миллион сумга якын акча керде. Авыллар өчен бу бик зур сумма, һәм ул бөтенләе белән җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүгә – зиратларны төзекләндерүгә, юлларны ремонтлауга, карап тотуга һәм төзекләндерүгә, янгынга каршы гидрантлар куюга, яңа су скважиналары бораулауга һәм күп кенә башка проблемаларны хәл итүгә тотылды. Шуңа күрә 2015 елда яңа референдум вакыты килеп җиткәч, әлеге башлангычка биләрлеләрдән кала барлык авыл җирлекләре дә кушылырга әзер иделәр. Кешеләр инде бу юлы 2,5 миллион сумга якын җыйдылар. Шул рәвешчә, республикадан безнең бюджетка ун миллион сумга якын акча керде. Нәтиҗәдә район җирлекләре узган ел дәвамында гына да 12,5 млн. сумга якын акча алдылар.
Быел Рөстәм Миңнеханов гражданнарга үзара салым буенча Программаны яңадан хуплады. Бу шатландырмый кала алмый, чөнки авыл бюджетлары бик чикләнгән, ә авылда проблемалар әле бик күп. Яңа башланып киткән елда авыл җирлекләребезнең яңадан-яңа планнар коруы һәм аларның барысын да тормышка ашырырга теләүләре гаҗәп түгел.
Бүген инде барлык авылларыбыз да бу проектта катнаша. Шуның өстенә алар булган проблемаларны хәл итү белән генә чикләнмиләр, ә киләчәккә йөз тотып, алга баралар – рухи өлкәне үстерүгә, балалар мәйданчыклары төзүгә, авылда тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә акча салалар.
Бу уңайдан Юеш Көрнәле авыл мәдәният йортына референдумга беренчеләрдән булып килгән, 2016 елга төп ниятләренең берсе юллар төзү булган Бутлеровка авыл җирлеге кешесе, мәктәп педагогы Ольга Шакирова менә нәрсә ди:
– Без кайчандыр өйләребездә үз суүткәргечләребез булу турында хыялланган идек, ә хәзер авыл эчендә юллар төзү турында хыялланабыз. Гомумән, мин моны искиткеч шәп программа, дип саныйм, аның аркасында күп кенә проблемалар гамәлгә аша. Өстәвенә юлларны күтәрү (вак таш белән булса да) планлаштырыла торган урамнарда яшь гаиләләр һәм пенсионерлар күп яши. Ә менә шушы кирәкле эшкә бездән җыела торган акчадан без баемыйбыз да, хәерчеләнмибез дә.
Сүз уңаеннан әйткәндә, ел башында булып узган гражданнар җыеннарында тавыш бирү барышында үз кертемнәренең суммасын кешеләр үзләре билгеләде. Төрле авыл җирлекләрендә әлеге сумма 250 сумнан 500 сумга кадәр. Аңлашыла ки, кемгәдер гаиләнең һәр балигь булган әгъзасы өчен гаилә бюджетыннан 500 сум бирү кыйммәтрәк булып тоелырга мөмкин, ләкин шуның белән бергә әлеге акчаның, берничә тапкыр артып, йөзе белән кире кайтуы сөендерә. Чыннан да бит шушы республика программасы гамәлдә булган ике ел эчендә генә дә күпме хәл итеп булмаслык проблемадан котылырга насыйп булды.
– Узган якшәмбедә сайлау участокларына килеп, үз тавышлары белән проектта катнашкан һәм үз җиреңдә яшәп, кече ватаныңның проблемаларыннан читтә калырга ярамаганын аңлаган бөтен кешегә рәхмәт, чөнки авылга акча кертү – үз өеңә кертү белән бер үк бит ул, – дип сүзен дәвам иттерә Галина Владимировна. – Халык акчаны җитезрәк җыя икән, Президент та республика казнасыннан өлешне тизрәк бүлеп бирәчәк һәм алар муниципалитетларның бюджет исәп-хисабына күчәчәк. Һәм үз җирләребезне төзекләндерү белән бәйләнгән сезонлы эшләрне күбрәк үткәрергә мөмкинлек булачак. Юллар ремонтлау һәм төзү, зиратларны төзекләндерү һәм башка планнарны яңгырлар сезонында гамәлгә ашырып булмый. Шуңа күрә нәкъ менә авыл җирлекләренең бу акчаларын кайчан үзләштерүләре, яңа бурычларны кайчан хәл итеп һәм яңа идеяләрне тормышка кайчан ашырып булачагы гражданнарыбызның активлыгына бәйле бит.
Фикер белән
Алексей Вангаев кызыксынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International