Казан федераль университеты һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының шушы уртак проекты республикада эшмәкәрлек эшчәнлеген стимуллаштырырга чакырылган. Актлар залында җыелган эшмәкәрләрне һәм колледж студентларын башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев сәламләде.
Дамир Әмир улы, эшләп торучы һәм булачак эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итеп, хәзер производствога яңа технологияләр кертергә, шулай ук “производство – кулланучы” технологик чылбырын корырга кирәк, дип билгеләп үтте.
Аның икътисад буенча урынбасары Татьяна Сергеева җыелучыларны районның икътисадый күрсәткечләре белән (атап әйткәндә, эшмәкәрлек өлкәсендә) таныштырды. Татьяна Николаевна “Татарстанныкын ал!” программасы турында да сөйләде, республикада җитештерелгән продукциянең файдасы, шул исәптән үзебездә җитештерелгән алкоголь продукциясе турында искә төшерде.
Шулай ук Россия кулланучылар күзәтчелеге җитәкчесе Рөстәм Хөснетдинов та чыгыш ясады. Ул эшмәкәрләрне бизнесны законлы төстә алып барырга һәм кешеләр сәламәтлеген саклау өчен бөтен таләпләрне үтәргә чакырды.
Казан клубларының берсендә узган чараның үзенә килгәндә, ул “Эшмәкәрлек фабрикасы” проектында катнашучыларны тәкъдир итү рәвешендә узды. Сәхнәдә күптән түгел үз бизнесларын башлап җибәргән командалар чыгыш ясады. Катнашучыларның төп массасы – яшьләр. Алар проекттан алган тәэсирләре, үз бизнес-проектларының катлаулылыклары һәм планнары турында сөйләделәр. Шулай ук аларның остазлары, республиканың танылган эшмәкәрләре чыгыш ясады. Аларның төп бурычы – яшь эшкуарларга билгеләгән планнарын тормышка ашыруда киңәшләре белән ярдәм итү.
Шушы видеотапшырудан соң колледжның кайбер студентларының үз эшләрен булдырасылары килеп китте. Мәсәлән, икенче курс студенты Булат укуын тәмамлаганнан соң бизнес белән шөгыльләнүдән баш тартмаячагын һәм “Эшмәкәрлек фабрикасы”нда укыячагын инкарь итми.
Повар-кондитерлар Дарья Тумакова һәм Алинә Сөниева Казанда үз ресторанын ачарга планлаштыралар. Ә бухгалтерлар Татьяна Донскова һәм Юлия Багрянова модалы хатын-кыз киемнәре тегәргә телиләр.
Дамир Гыйләҗев “фабрика” белән кызыксынган студентларга һәм эшмәкәрләргә Югары Ослан районында урнашкан Иннополис фән шәһәренә экскурсиягә барырга тәкъдим итте.