Референдум көнендә Войкино авыл җирлегендә кышны озаттылар

2016 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

“Их, Май чабу!” исемле төп язгы бәйрәм  якшәмбе көнне, 13 мартта, референдум үткәрү көнендә  Войкино авылы территориясендә Войкино һәм Базяково торак пунктларында булды. Җирле администрация һәм мәдәният хезмәткәрләре  Май чабуның соңгы, гафу үтенү көнендә беленнәр, халык уеннары, мәзәкләр, конкурслар, җырлар һәм призлар белән бәйрәм оештырдылар. Театральләштерелгән  күренешләр геройлары – Кыш, Яз, язның килүен гәүдәләндерүче шамакайлар һәм Кояш авыл кешеләренең күңелен ачтылар, Май чабуны бәйрәм итү традицияләре турында сөйләделәр.

Халык йоласы – учакта карачкыны яндыру бәйрәмнең финалы булды. Учак тирәли әйлән-бәйлән уйнадылар, җырладылар һәм “Гори, гори ясно, чтобы не погасло” дип такмаклар әйттеләр.

Кешеләрнең фикерләре:

“Кешеләрнең активлыгы сөендерә, халык күңел ачуларында балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Халыкның бергәләп очрашу, үзара һәм  җирлек башлыгы буларак минем белән аралашу мөмкинлеге бар. Кешеләр тәэсирләрен уртаклашалар, мондый бәйрәмнәрне оештыруны ничек итеп яхшыртырга мөмкин икәнлеген һәм көндәлек тормышта нәрсәгә игътибар бирергә кирәклеген әйтәләр. Без үз чиратыбызда авыл кешеләренең бәйрәм

көннәрен дә, эш көннәрен дә мөмкин кадәр уңайлырак итәргә тырышабыз”.

 Надежда Шабутдинова, Войкино авыл җирлеге башлыгы

 

“Авыл мәдәният йортының ишек төбендә кунакларны каршылаган күңелле, дәртле көй әйбәт кәеф тудырды. Бәйрәм вакытында рус халык костюмнары кигән балалар җырлары, шигырьләре, биюләре белән Язны чакырдылар.

Өлкәннәр дә читтә калмады, алар бик теләп шаян конкурсларда катнаштылар. Тантана кыш карачкысын яндыру  һәм беленнәр белән чәй эчү белән тәмамланды. Барысы да бик ошады!”

 Любовь Курмышева, Войкино авыл җирлеге депутаты, Левашево  урта мәктәбе укытучысы

 

“Әйбәт бәйрәм. Миңа бик ошады. Конкурслар күңелле, беленнәр тәмле иде! Кыскасы, барысы да бик шәп булды. Шундый бәйрәм оештырганнары өчен администрациягә, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләренә рәхмәт”.

 Нина Васильева, Войкино авылы кешесе

 

“Без Май чабу бәйрәменә әзерләнгәндә бик теләп репетицияләр ясадык, бәйрәмдә исә җырладык биедек һәм тамашачылар белән хисләребезне уртаклаштык. Май чабу – якынлашып килүче яз шатлыгы һәм җылы көннәрне көтеп алу ул. Әлбәттә, традиция буенча бәйрәм азагында Май чабу  карачкысын яндырдык. Барыбыз да күңел ачтык”.

Аделина Шабутдинова, Войкино авылы балалары исеменнән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International