Активистлар сәүдә комплексларының берсендә, мәгълүмат буклетлары таратып, Кулланучылар хокукларын яклау көне турында кешеләрнең исләренә төшерделәр. Өләшү материалларында “Кулланучылар хокукларын яклау турында” закон, кәрәзле элемтәдән, банк хезмәтләреннән файдаланучы кулланучыларга тәкъдимнәр, автомобиль йөртүчеләргә техник карау буенча мәгълүмат, тәрәзәләр сатып алучыга белешмәлек һәм башка файдалы мәгълүмат бар иде. Моннан тыш, яшьгвардиячеләр срогы чыккан продукцияне ачыклау максатында зур кибеткә керделәр. Бозулар ачыкланмады.