“Җиңүнең таныш йөзләре” республика тарихи-патриотик акциясенең муниципаль этабы җиңүчеләре билгеләнде.

2016 елның 9 марты, чәршәмбе

Чара 2016 елның 15 февраленнән 29 ына кадәр хәрби-патриотик эш айлыгы кысаларында белем бирү учреждениеләрендә үткәрелә торган эзләү, җыю, тикшеренү эшчәнлегенең эчтәлеген, формаларын һәм алымнарын камилләштерү, белем бирү учреждениеләрендә музейларның эш тәҗрибәсен ачыклау һәм тарату, мәктәп укучыларында ватанпәрвәрлек һәм гражданлык хисләре тәрбияләү, милли үзаңны үстерү максатында үткәрелде.

Әлеге конкурста 1 нче Алексеевск, Г.С. Боровиков исемендәге 3 нче Алексеевск, Юеш Көрнәле, Урта Тигәнәле урта, Шәмә төп белем бирү, Родники урта, Урманасты Шунталысы төп белем бирү мәктәпләре музейлары катнашты.

Жюри конкурста катнашучыларның җитди, план буенча эшләүләрен, тәкъдим ителгән материалның тирәнлеген, эзләү, тикшеренү эшчәнлеге формалары һәм алымнарының төрлелеген билгеләп үтте.

1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына багышланган “Җиңүнең таныш йөзләре” республика тарихи-патриотик акциясе кысаларында республика мәгълүмат баннерлары конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләр булдылар:

1 нче урында – Родники урта мәктәбе музее (педагоглар Евграфова Т.С., Москвичёва С.В.);

2 нче урында – Юеш Көрнәле урта мәктәбе музее (җитәкчесе Баһавиева З.О.);

2 нче урында – Урта Тигәнәле урта мәктәбе музее (җитәкчесе Хәйбуллин Ә.Т.)

3 нче урында – Урманасты Шунталысы төп белем бирү мәктәбе музее (җитәкчесе Мостафина Г.М.)

Республика конкурсында катнашу өчен муниципаль этапта беренче урынны алган Родники урта мәктәбе музееның мәгълүмат баннеры материаллары җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International