2016 елның 3 мартында социаль яклау бүлеге начальнигы Е. Хәмзина, Алексеевск районының ветераннар советы рәисе Глазунов Н., Урта Тигәнәле авыл җирлеге башлыгы Зәйнуллин Ә. тыл хезмәтчәне, күп балалы ана –, Алексеевск муниципаль районының Урта Тигәнәле авылында яшәүче Сөнәгатова Наҗия Шәрифулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлау открыткасы, район башлыгыннан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.