Алексеевск бадминтончылары Республика беренчелегендә җиңүчеләр һәм призёрлар булдылар

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Вилсур Вәлиуллин хәбәр иткәнчә, , Алексеевск балалары, яхшы итеп әзерләнеп, лаеклы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

Мәсәлән, парлы катнаш разрядларда Анжелика Плотникова һәм Тимур Вәлиуллин, беренче урынны алып, җиңүчеләр булдылар. Шуның өстенә Тимур парлы разрядта Казан вәкиле белән уйнап, хәтта – беренче, ә Анжелика, парлы хатын-кызлар разрядында Алабуга вәкиле белән уйнап, икенче булды.

 Камил Низамов һәм Рифат Мостафин парлы разрядта, безнең  укучыларыбызга финалда гына оттырып, шулай ук икенче урынны алдылар. Кече төркемчәдә Денис Вафин ялгыз разрядта “бронза” яулады. Ул да, Айназ Мирзагалиев белән уйнап, икенче урынга лаек булды.

 Беренчелектә  Алексеевскиның калган катнашучылары да әйбәт нәтиҗә күрсәттеләр һәм республиканың иң яхшы бадминтончылары сигезлегенә эләктеләр.  Йомгаклау команда уеннарына килгәндә, алар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – Саба районы спортчылары, 2 нче урында – Алексеевск районы бадминтончылар командасы, 3 нче урында – Кайбыч районы һәм Казан укучылары.

Бөтен җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International