22 майда, Татарстанда бердәм алдан тавыш бирү көнендә, 560 участок эшләячәк: аларны һәр 6 сайлау округында 56 дан алып 128 гә кадәр ачу фаразлана. Татарстан кешеләре исемлек белән www.pg.er.ru. сайтында таныша алалар.
Төбәк оештыру комитеты рәисе Юрий Камалтынов сүзләренә караганда, сайлаучылар үз тавышларын санау участоклары чикләрендә яшәү урыннарында берничә кандидат өчен бирә алалар. “Без кешеләрнең яхшы килүенә өметләнәбез”, – дип ассызыклап әйтте ул.
Элегрәк оештыру комитеты төбәк санау комиссиясен раслады һәм Федераль оештыру комитетына республикада тавыш бирү өчен бюллетеньнәрне рус һәм татар телләрендә әзерләргә тәкъдим итте. Исегезгә төшерәбез: бюллетеньнәрне милли телләрдә бастыру инициативасы белән “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыкты.
Хәзер Россиянең барлык төбәкләрендә алдан тавыш бирүдә катнашырга теләүчеләрдән документлар кабул ителә. Татарстанда бүгенге көндә 10 кандидат теркәлде. Алар арасында Дәүләт Думасы депутатлары Илдар Гыйльметдинов һәм Айрат Хәйруллин, Казан федераль университетының Яр Чаллыдагы филиалы студенты Дмитрий Биденко, «КлинЭкоКазань»ҖЧҖның юридик мәсьәләләр буенча директор урынбасары Родион Ефремов, Казан энергетика колледжы укытучысы Раил Шәмсетдинов, «КамАЗ» ачык акционерлык җәмгыяте тимерче заводы тимерче-штамповкалаучысы Елизавета Романова, РФ Дәүләт Думасы депутаты ярдәмчесе Яна Сирюкова, Яр Чаллыдан вакытлыча эшләмәүче Артем Латыйпов, «Параллакс» компаниясенең финанс директоры Дмитрий Кузнецов һәм “Справедливая Россия”нең элекккеге әгъзасы Эдуард Шәрәфиев бар. Бер көн алдан документларын шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова да тапшырды. Аларның кандидатуралары оештыру комитетының чираттагы утырышында, 2 мартта каралачак, – дип хәбәр иттеләр “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге матбугат хезмәтендә.