2016 елның 1 мартында иртәнге 10 нан 12 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гражданнарны кабул итәчәк.
Бу көнне барлык сораулар белән Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йорт.
Кабул итүгә (843) 221-80-36 телефоны буенча языла аласыз.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте