2016 елның 26 февралендә иртәнге 10 нан 12 гә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсендә гражданнарны Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рәфис Хәбибуллин кабул итәчәк.
Барлык сорауларыгыз белән бу көнне Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз: Казан шәһәре, Кремль урамы, 12/20 йорт.
Кабул итүгә (843) 221-80-36 телефоны буенча язылырга мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторның матбугат хезмәте