Хоккей буенча турнир йомгаклары

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Биш түгәрәк буенча очрашудан соң турнир финалистлары ачыкланды. 21 февральдә өченче урын өчен Урта Тигәнәле һәм Юеш Көрнәле командалары уйнады. Очрашу йомгагы Юеш Көрнәле командасы файдасына 8:5 тәшкил итте. 22 февральдә  Биләр авылының хоккей мәйданчыгында беренче урын өчен Тат. Майна-Биләр һәм Алексеевскдорстрой командаларының уены булды. Беренче минуттан ук уенның катлаулы булачагы аңлашылды, чөнки Тат. Майна-Биләр җыелма командасында өстенлек күзгә күренеп торды, шулай да Алексеевскдорстрой бу очрашуда беренче периодта беренче һәм соңгы алканы  кертте, ул җиңү алкасы булды. Аны шул ук иң яхшы турнир бомбардиры Бармин Антон кертте. Узган елгы турнир чемпионнары икенче периодта  Алексеевскдорстрой командасының ике уенчысын тупас уйнаганнары өчен уеннан чыгарганнан соң да җавап алкасын кертә алмадылар. Командаларның алган урыннар буенча урнашуы:

   

1 нче урын - Алексеевскдорстрой

2 нче урын  -  Тат.Майна-Биләр җыелма командасы

3 нче урын   - Юеш Көрнәле

4 нче урын – Урта Тигәнәле

5 нче урын  - Лебедино

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International