Ел саен үткәрелә торган яшьләр фестивале – бу яшьләр тормышына йомгак ясау. Анда республика һәм аннан читтә теге яки бу эшчәнлектә лаеклы нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы егетләр һәм кызлар бүләкләнә. Мәдәният йорты фойесында кубоклар, дипломнар, картиналар һәм кулдан эшләнгән әйберләр күргәзмәсе белән бергә кунакларның һәм фестивальдә катнашучыларның игътибарын беренче ел гына инде бистәнең өченче мәктәбе күргәзмәсе җәлеп итмидер, анда робот куелган. Г. С. Боровиков исемендәге мәктәпнең Антон Фомин һәм Александр Зайцев кебек укучылары шушы техник өлкәдә шактый зур уңышларга ирешәләр. Антон робот техникасы буенча Республика ачык ярышында беренче урынны алды, ә Александр – радиога идарә итү модельләре буенча турнирның җиңүчесе.
Тантаналы өлеш башланыр алдыннан яшьләр, педагоглар, тренерлар һәм ата-аналар сугыш ветераны, җомга көнне вафат булган Әсхәт Харис улы Мортазинны бер минут тын торып искә алдылар.
Район башлыгы Владимир Козонков, яшь талантларны сәламләп, залда утыручы яшьләр районның киләчәге булып торалар, дип әйтеп үтте һәм якын арага яшьләр җәмәгатьчелеге белән бергәләп эшләүнең төп юнәлешен билгеләде:
– Моннан ун ел элек мондый фестиваль беренче тапкыр үткәрелде. Ул ел саен әйләнеш җыя. Әгәр беренче елларны искә төшерсәң, ул чакта зал тулы түгел иде, бүген исә сәхнәгә 300 дән артык кеше күтәреләчәк. Әле моннан дүрт көн элек кенә шушы залда район сессиясендә бүген район тарихын ясаучы кешеләр утырды. Без узган елга йомгак ясадык һәм киләчәккә бурычлар куйдык. Ә менә бүген биредә берничә елдан соң районның киләчәге бәйле булачак 360 (!) кеше утыра. Бер атна эчендә буыннарның күчүчәнлеген күрү бик күңелле. Соңгы елларда без белем бирүдә район рейтингының түбән булуы өчен борчылган идек. Яшьләребезнең вузларга кергәндә һәрвакытта да көндәшлеккә сәләтле түгеллекләре өчен кайгырдык. Бюджет бүлекләренә бик аз кеше керде. 2015 ел йомгаклары буенча рейтингта 17 нче пунктка күтәрелдек, әйбәт динамика бар. Укучылардан, укытучылардан, остазлардан көндәшлеккә сәләтлерәк булсыннар өчен тырышлык куюларын сорарга телим.
Спорт эшләрендә без уңышларыбыз белән горурлана алабыз. Узган ел йомгаклары буенча 42 район арасында, шәһәрләрне дә кертеп, без рейтингта алтынчы урында булдык. Без моңа әйбәт матди база, спортчыларның һәм аларның остазларының хезмәте аркасында ирештек.
Буш вакыттагы эшчәнлеккә килгәндә, бигрәк тә 14 яшьтән алып һәм өлкәнрәк яшьләр арасында, без мәдәни, рухи яктан үсәргә яки ял итәргә булыша алырлык чараларны, очрашуларны җитәрлек үткәрмибез, дип саныйбыз. Бүген советыгыздан бистәдәге мәдәни тормышны ничек итеп баерак итәргә дигән тәкъдимнәрегезне, ярдәм итүегезне сорыйм.