Бу бәйрәм – тарихыбызда үзенә бертөрле көн. 23 февральдә без Россия сугышчыларына, Ватаныбызны һәрвакыт саклаган һәм хәзер дә саклаучы кешеләргә тиешле бәяне бирәбез. Бу – төрле буыннар, көчле, кыю кешеләр, чын патриотлар бәйрәме. Ул Туган илебез хакына хезмәт иткән, хезмәт итүче һәм әле генә Россия Кораллы Көчләре сафларына басарга әзер торучы бөтен егеткә тирән ихтирам һәм хөрмәт күрсәтү. Гаиләләребезнең, туганнарыбызның куркынычсызлыгы, балаларыбызның киләчәге дәүләтебездә хәлнең имин һәм тотрыклы булуына бәйле. Безнең көннәрдә Россиянең хәрби батырлык вәкилләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары, Әфганстанда, Төньяк Кавказда һәм башка “кайнар нокта”ларда үз бурычларын үтәгән сугышчылар, күп санлы җирле сугышларда һәм кораллы бәрелешләрдә катнашучылар белән горурланабыз.
Шушы искиткеч көндә без һәр гаиләгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет, татулык һәм иминлек, ветераннарга – нык сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт итүләрен телибез.
Чын ир-егетләребезнең бу бәйрәме һәрчак тыныч һәм шатлыклы булсын.
Алексеевск муниципаль районы башлыгы
Владимир Козонков