Айрат Хәйруллин фонды хезмәткәрләре районыбызга килде

2016 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

Ул Зур Полянка авылындагы интернат-йортта булды, анда өлкәннәрне Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм аларга азык-төлек пакетлары тапшырды. Аннары ул Сугышчан дан музеена барды, анда Әфганстанда һәм Төньяк Кавказдагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар белән очрашты. Очрашуда шулай ук  хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган алексеевскилыларның хатыннары һәм әниләре дә катнашты. Галина Петровна аларны Ватанны саклаучылар һәм Әфганстаннан  гаскәрләрне чыгару көннәре белән котлады. Аларга да азык-төлек пакетлары тапшырылды. Чара тәмамланганнан соң депутат ярдәмчесе ветераннар озатуында Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Михаил Савиновның әнисе Людмила Савинова янына барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International