2015 елда Алексеевск районының икътисадый күрсәткечләре. Хезмәт хакының артуы, төзелеш программаларының дәвам итүе һәм башкалар

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Үзенең чыгышында район башлыгы Владимир Козонков билгеләп үткәнчә, икътисадый хәлнең авыр булуына да карамастан, узган ел дәвамында безнең районда барлык республика программалары гына үтәлеп калмады, ә бәлки башка, җирле уй-теләкләр дә гамәлгә ашырылды. Боларның барысына да предприятиеләребезнең тотрыклы эшләве аркасында да ирешеп булды, алар 2014 елдагыдан бер дә начаррак эшләмәделәр. Мәсәлән, икътисад буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Татьяна Сергееваның докладта яңгыраган мәгълүматы буенча  эшчәнлекнең барлык төрләре оешмаларының әйләнеше 2015 елда, узган елдагы кебек үк,  5,4 млрд. сум тәшкил итте. Әлбәттә, җитештерү күләмнәрен киметүгә юл куйган предприятиеләр дә бар.  Авырлыкларга да карамастан, аларны арттыруга ирешкәннәре дә юк түгел. Болар  – “Алексеевск керамикасы” (әйләнеше 347 млн. сум яки 107% тәшкил итте), “Жилстройсервис” (47 млн. сум яки 107%), “Алексеевск МСО-ТАПС” (53 млн. сум яки 105%), “Инженерлык челтәрләре” (42 млн. сум яки   105%), “Алексеевск район электр элемтәсе үзәге”(49 млн. сум яки 105%), “Керамика-Маркет” (263 млн. сум яки 105%) һәм “Эдем” (405 млн. сум яки   101%) предприятиеләре.

Шул рәвешчә, зур һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы да артты, аның артуы 2014 ел белән чагыштырганда 21587 сум яки   109% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International