Җиңүгә омтылып

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Безнең спортчылар баштан ук  бары тик җиңүгә генә рухланган иделәр.
– Көндәшләребезне ишетеп кенә белмибез, шуңа да аларның уен дәрәҗәсе безгә яхшы таныш, – ди Вилсур Зиннур улы. – Аларның уенчылары арасында яңалар булса да, алексеевскилылар сынатмады, без, чыннан да, көндәшләребездән өстенрәк булдык.
Малайлар арасында район үзәгеннән Айназ Мирзагалиев җиңде, “көмеш”не Алексеевск бистәсеннән Денис Вафин яулады, “бронза”ны Биләрдән Данил Гыймадиев алды.
Алексеевскидан яшь бадминтончы Илсинә Вәлиуллина кызлардан иң көчлесе булды, 2 нче урын –Лаеш кызы Диана Косовада, Теләчедән Камилла Закирова – өченче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International