Биләр спорт комплексы шугалагында Раштуа күңел ачулары булды

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

 Тренер-укытучы Алексей Елдашев безгә сөйләгәнчә, бу юлы тренерлар программаны төрләндерергә һәм уеннарны һавада үткәрергә уйлаганнар. Каникуллар булгач, шугалакта төрле яшьтәге балалар җыелган һәм ярышларда катнашырга теләүчеләр бик күп булган.
– Барлык катнашучылар 10ар кешелек өч командага бүленде, –диде ул. –Өстәвенә ярышларда катнашу өчен тимераягың булу шарт иде. Программа үз эченә   алканы кәшәкә белән йөртү, куелган фишкалар аша змейка йөрүе элементларын алды. Тик балаларга иң ошаганы шул конкурс булды, һәр команданың катнашучысы фишкалар аша йөгереп узарга, ә аннары, үзенекеләр янына кире килеп, икенче, шуннан соң өченче, дүртенче һәм    бөтен команда кулга-кул тотынып,   дистанцияне йөгереп үткәнчегә кадәр шуннан соңгы уенчыны алып китәргә тиеш иде.
 Әлеге ярышларда 25 очко җыеп, “Кар бабай”лар җиңде. “Кар бөртекләре”, 21 очко туплап, икенче урынга чыкты. Көндәшләреннән 1 очкога гына калышып, “Салкыннар” командасы мактаулы өчлектә булды.
Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, алар бик яхшы күңел күтәренкеге алып, өйләренә таралыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International