Алексеевскиның “Кайгырту” приюты тәрбияләнүчеләре Сугышчан дан музеенда булдылар

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Әлеге экскурсияне балалар өчен Алексеевск  ДОСААФы рәисе Н.Л. Турнин оештырды. Ул сүзне без хәзер баш өстебездә якты кояш яктырткан һәм зәңгәр күк йөзе  хөкем сөргән, яралыларның ыңгырашуы һәм снаряд шартлавы ишетелмәгән тыныч, бәхетле тормышта яшәткән кешеләргә  рәхмәт әйтүдән башлады. Шуннан соң  бик яхшы сөйләүче экскурсовод В.М. Харитонова кызыклы экскурсия үткәрде, аңлаешлы формада балаларга Бөек Ватан сугышы, совет солдатларының батырлыгы, сугышчан бүләкләр, Ватаныбызны саклаучыларның батырлыгы турында сөйләде. Балалар кызыксынып тыңладылар һәм музей экспонатларын: чын документлар һәм фоторәсемнәрне, шәхси әйберләр комплексларын,   Бөек Ватан сугышы ветераннарының бүләкләрен карадылар. Балаларга  чын бронежилет (аны 1 нче сыйныф укучысы А. Шәмсетдинова киеп тә карады), Совет Армиясе солдаты хәрби формаларының төрле төрләрен, атылган гильзалар,  граната ыргыткыч кирәк-яракларын һәм тагын күп кенә башка әйберләр күрсәттеләр, аларны киләчәк буыннар музейларда гына күрә алырлар, дип ышанабыз. Балалар шулай ук  әфган сугышы ветераннары җыйган ул заман дәлилләрен карадылар. Классик сугышчан атрибутлар – кыр аптечкасы һәм котелок. Экскурсия тәмамланганда балалар «Десантник Семочкин» исемле мультфильм карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International