Инвалидлар ункөнлегендә гражданнарны кабул итү

2015 елның 14 декабре, дүшәмбе

Гражданнарны кабул итү район үзәгендә, район мәдәният йортында, шулай ук Зур Тигәнәле һәм Биләрдә узды. Халыкка социаль ярдәм күрсәтү, Пенсия фонды, социаль иминиятләштерү фонды бүлекләре, үзәк район хастаханәсе, шәһәр җирлеге башкарма комитеты бүлекләре, шулай ук прокуратура вәкилләренә бирелгән төп сораулар нигездә җаваплылыклары чикләнгән кешеләрне техник тернәкләндерү чаралары – памперслар, тәнне тишелүдән саклый торган матраслар, ходуноклар, инвалид арбалары белән тәэмин итүгә кагылды.

Шунысы үзенчәлекле, барлык очракларда да инвалидларның шәхси тернәкләндерү программасы булмау күзәтелде, шуңа күрә аларга медицина- социаль экспертиза узу өчен үзләренең дәвалаучы табибларына мөрәҗәгать итәргә кушылды. Бу мохтаҗларга бушлай баштан шәхси тернәкләндерү программалары, аннары социаль яклау бүлегендә техник чаралар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Кабул итү барышында психоневрологик интернатка озату, санаторий-курорт юлламалары, моннан тыш, инвалид балалары булган гаиләләрне торак белән тәэмин итү белән бәйләнгән мәсьәләләр дә каралды. Соңгысына карата түбәндәге аңлатма бирелде: торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип инвалид балалары булган һәм 2005 елның 1 гыйнварына кадәр торак алуга исәпкә баскан гаиләләр танылды. Хәзерге вакытта мондый исәп алып барылмый.

Мондый, бигрәк тә күчмә кабул итүләр алексеевскилыларга кирәк, чөнки тормышның теләсә кайсы өлкәсе белән бәйләнгән мәгълүматны нәкъ менә аларда алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International