Каз өмәсе – авыл тормышының бизәге

2015 елның 13 декабре, якшәмбе

Үзеңне күрсәтү, күңел ачу өчен дә бер форсат ул.
Зур Тигәнәле авылында Яруллиннар гаиләсе икенче ел инде күпләп каз асрау белән шөгыльләнә. Уңганлыгы, тырышлыгы белән күп­ләргә үрнәк булып тора бу гаилә. Бәбкәләрне карауга бөтен күңелләрен, тырышлыкларын салалар. Алар бер көнлек мең казны сатып алып, үстереп, көзен җитлеккәч саталар. “Түшкәләп, эч-башын, мамыгын, каклап та сатабыз”, – ди фермер Илнар Яруллин.
– Казларны эшкәртү – мәшәкатьле эш, шуңа күрә ноябрь аеның беренче яртысында 2 атна дәвамында 14 каз өмәсе уздырдык. Өмәдә 8 кеше катнашты. Бу эшне каз фермасында башкардык. Казларны эшкәртү бер системага салынган, һәркемнең үз вазыйфасы – бер кеше суя, икенчесе канатларын йолка, өченчесе суда парлый, аннан соң казлар йолку аппаратында әйләндерелә, аннары калган йонны йолкып бетерү өчен хатын-кызларга килә, йоннарын куптарыр өчен балавызга салына, шуннан соң эчен ачу процессы башлана. Илнарның әнисе Миңнегөл апа бу җаваплы эшне башка кешегә кушмый. Бик четерекле, җаен белеп башкару кирәк, ди.
– Кош-кортларның эче алынгач, алар зур чаңнарда юыла, бу эшне киленем Рәзинә башкарды, югач, канатларын бәйләп, түшкәләр элеп куела. Каз йолку процедурасы менә шулай бара. Чакырылган кешеләр ярдәме белән көненә 66-70 каз йолыктык. Берсе-берсе – 4–5,5 килограмм авырлыкта. Эч мае да табак-табак. Каурый-канат – бер, йоны икенче җиргә җыелып барды. Без көннең ничек үткәнен сизми дә кала идек. Шунда матур табыннар көйләп, бәлешләр салып, ашап-эчеп, җырлап утырдык, шуңа күрә эшебез дә уңа, арыганлык та сизелми иде, – ди Миңнегөл апа.
Эшләгәч, чәй дә, аш та тәмлерәк шул. Өмәдә катнашучыларның тәэсирләренә караганда, алар каз өмәләрен эш итеп түгел, ә матур бер бәйрәм, аралашырга, күңел ачарга, үзеңне күрсәтергә сәбәп итеп кабул иткәннәр.
Өмә хуҗаларының да, каз йолкучыларның да күңелләре күтәренке. “Тырыш кешенең нинди генә заманда да табыны мул була”, – дигән фикердә өмәчеләр.
– Өмәдә катнашучы Гөлкәй Гыйльманова, Тәслимә Кәримова, Асия Төхфиева, Фаил Вазыйхов, Илнур Төхфиев, кодагыем Руфия Вәлиуллина, аның әнисе Гыймадиева Мөслимә апаларга газета битләре аша бик зур рәхмәт әйтәсем килә. Аларга исәнлек-саулык, гаиләләрендә тынычлык, иминлек телим, – дип тәмамлады сүзен Миңнегөл ханым.
Каз белән шөгыльләнүнең табышлы булуын Яруллиннар күптән чутлап чыгарган инде.
– Бәбкә-казларга азык сатып алу, йолкыган өчен түләү чыгымнарын казның мамыгы, эч-башы, мае каплый, – ди Илнар. – Уртача алганда, бер түшкә чиста 1 мең сум табыш китерә. Бигрәк тә каклаган каз отышлы.
Саклауга килгәндә, без зур ике суыткыч сатып алдык, казларны шунда саклыйбыз.
Яруллиннар киләсе елга да күпләп казлар асрарга җыеналар. Уңышлар телик аларга. Казлар үрчетүдә туплаган тәҗрибәләре бу эшкә керешеп кенә килүчеләр өчен үрнәк булырлык. Ә менә алар оештырган каз өмәләре – авыл тормышының бер матур бизәге..

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International